Другие предметы, опубликовано 2018-08-22 21:34:08 by Гость
Поздравление на татарском языке с 23 февраля.
Ответ оставил Гость
Котлыйм сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән. Сиңа саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Мин сиңа тормыш юлыңда көч түкмичә бирелә торган бәхет телим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын – алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк. Син шулардан тәм, ләззәт тап һәм алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектан чәчкә атсын, бәхетең якты бизәкләре, энҗе-мәрҗән булып күңелеңә ятсын. Сөяргә-сөелергә ходай насыйп итсен, хыялларың чынга ашсын. Иң изге теләкләр белән, […].
Не нашли ответа?
Если вы не нашли ответа на свой вопрос, или сомневаетесь в его правильности, то можете воспользоваться формой ниже и уточнить решение. Или воспользуйтесь формой поиска и найдите похожие ответы по предмету Другие предметы.
